АНЫСЫ’-МОНЫСЫ җый. и. 1) Әле бер нәрсә, әле икенче нәрсә; төрле нәрсәләр, төрле вак-төякләр. Номерга кереп йөрүче половойдан чәй соратып ала, я кергән-килгән аша анысын-монысын алдырта, ләкин, бер каба да, һич теләмәгәнлеген тоеп, кашыкны өстәлгә куя иде. А.Расих. Менә хәзер ул матайны гараждан чыгарды, анысын-монысын карады. Г.Кашапов. Үзе, атналар буе яныннан китмичә, иске тракторны сүтте, хасиятләп җыйды, анысын-монысын яңартты. Р.Фәизов. Ник дисәң, сәбәбе бар: ындыр табагында эшләүче кызлар бу кала егетенең эшкә ябышып торган кулын, анысы-монысы белән исәпләшмәвен бик ошаттылар. Ф.Хөсни |