АНЫСЫ а. 1. 1) «Ул» зат алмашлыгының төшем килешендәге тартымлы формасы. Анысы, качканда, безгә таба йөгермәде. А.Расих 2) Бераз читтәрәк торган кешегә, җан иясенә яки предметка ишарәли, ымлый торган күрсәтү алмашлыгы буларак кулланыла; киресе: монысы. Анысына да кредит бирдек. И.Гази 3) Күпмедер вакыт алдан булган, элек сөйләнгән эш-хәлгә, затка яки әйбергә ишарәли торган күрсәтү алмашлыгы буларак кулланыла. Мин анысын йөгерә башлагач кына тоям. Ф.Бәйрәмова. Сөйләгәндә шома сиптерәсез, кызларның күңелендә нәрсәләр бар – анысын уйлап та карамыйсыз. Ф.Сафин. Ул күпме шулай яткандыр, анысын һичкем белми. Ш.Маннур 2. кис. мәгъ. Фигыльдән соң килеп, эш-хәлнең һичшиксез үтәлүен белдерә. Балан авылында малайлар кызларны рәнҗетми анысы. Хәйдәр. [Шәфика:] – Сәламәтләнегез инде, Салих абый, аннары уйнарсыз да, язарсыз да. [Салих:] – Бирешмим анысы, бәгырь. Мирас ◊ Анысы – анда, монысы – монда Теләсә кайда, кайсы-кайда; берсе – бер, икенчесе башка урында. Анысы әле – анысы Монысы әле ярый, моннан тыш әле башкасы да бар. Нигә соң ике матурның бер-берсенә өйләнешүләре сирәк була? Анысы әле – анысы. Шуннан соң син тагын ике ямьсезне әйт. Н.Исәнбәт. Анысы – бер (хәер) хәл Ул гына түгел, әле тагын монысы да бар; аннан да хәтәррәге бар. Хәер, анысы – бер хәл, аның әле сугыш күргән егетләре дә күбәеп киттеләр. Ф.Яхин. Янәсе, Кырымда чирләп яткан зур бер язучы (хәзер «халык дошманы») Казанга килеп чыккач, Шиһапов шул язучы белән бик тәмләп сөйләшеп утырган, анысы гына әле – бер хәер, анысын гафу да итеп булыр иде. И.Гази. Анысы гына җитмәгән Өстәвенә, җитмәсә; шуңа өстәп. Анысы гына җитмәгән, үзлегеннән ул туктаусыз китап укыды. Н.Фәттах. Анысы да анысы Аннан тыш, шулардан башка; аннан да мөһимрәк. Анысы да анысы, менә үзебезнекеләр кайткач, безне нишләтерләр. Х.Камалов. Анысы да монысы Ул арада, тегеләй-болай иткән арада. Анысы да монысы: Ярулла абзыйның матаен ремонтларга да без Барый белән икәүләшеп йөри башладык. З.Хөснияр. Анысыннан да бигрәк к. аннан (да) бигрәк. Анысыннан да бигрәк, Мансурның ни йомыш табып монда уралуын, Фәйрүзәгә мөнәсәбәтен ачыклыйсы килә аның. Р.Мулланурова |