АНЫ’ҢЧА рәв. 1. Аның кебек, аның рәвешле. Шәмси, нәкъ аныңча итеп: – Каян беләсең бит, Әхмәди абый, – дигән булды. Г.Бәширов. Бәлки әле, Тукайның Аллага мөнәсәбәтен дә нәкъ аныңча аңлый торганнардыр. Ә.Еники 2. кер. сүз мәгъ. Аның фикеренчә. Аныңча, бу бик кирәкле нәрсә иде. Ш.Маннур. Аныңча, Россиядәге барлык мөселманның күзе Татарстанда булырга тиеш. И.Гази. Аныңча, калганы, тормыш көткәндә, майлы табада шуган коймак шикелле, үзеннән-үзе җайга салына. С.Поварисов |