АНЫ’-МОНЫ и. 1. 1) җый. Төрле нәрсәләр, төрле вак-төякләр. Кичләрен яшьләр килгәли, кычкырып укулар оештырабыз, аны-моны сөйләшкәлибез. Ш.Маннур. Кибеттән аны-моны алу 2) Нинди дә булса әйбер, вакыйга, фикер; теләсә кем, теләсә нинди кеше яки теләсә нәрсә. Аны-моны җыеп утырма. Аны-моны уйлама 2. а. функ. 1) Эш-хәл белән бәйле сәбәпнең бөтенләй булмавына, табылмавына ишарәләп, юклык алмашлыгы буларак кулланыла; һични, бернәрсә, һичнәрсә, нәрсә дә. Долгоруков Илсөяргә, аны-моны белмәгән кебек, чирәмдә утырып торырга кушты. Г.Гобәй. Шуңа күрә, Зәйтүнә хәл-әхвәл сорашканда да, Динә аны-моны әйтмәде. М.Маликова. Бераз кәефе кырыла төшкән булса да, аны-моны сиздермәде, төшен үзенчә фаразлады. Н.Хәсәнов 2) Эш-хәлнең вакытына, тизлегенә ишарәләп, билгесезлек алмашлыгы буларак кулланыла; нидер, нәрсәдер. Тирә-юньдәгеләр аны-моны абайлап өлгергәнче, бабай, тимер култыкса аркылы очып, дыңк итеп, чирәмлеккә барып төште. М.Маликова |