АНЫКЫ а. 1. Берәр кешегә яки предметка караган, аңа мөнәсәбәтле булуны белдергән тартым алмашлыгы. Үз хәлен, аныкы белән чагыштырганда, ул кадәр үк куркыныч түгел, дип саный. Р.Кәрами. Аныкы булып калсам, биш ел көтәргә дә риза. М.Фәйзи. Үзе дә казакъныкыннан да кысыграк күзле, аныкыннан да киңрәк битле Солтанморат башкорт камчысы белән офык ягына селти. З.Зәйнуллин 2. аныкылар и. мәгъ. күпл. сөйл. Аңа туган тиешле яки аның белән якыннан аралашкан, шул төркемнән булган кешеләр. Бистәдә бизәкле читек-итекләрне, затлы туннарны да аныкылар гына кия. Р.Юсупова. Менә бу бәрелештә аныкылар чын батырлык күрсәттеләр. Х.Камалов ◊ Аныкын кем белсен Аңларлык түгел, билгесез. Аныкын кем белсен инде. Барысын да үзе хәл итсен. И.Гази |