АНЫКЛА’У ф. Билгеләү, ачыклау, дөрес итеп белү, аңлаешлы итү; ачыклык кертү. Кичәге бюро утырышы Сабир Салиховичка күп нәрсәне яңабаштан аныкларга ярдәм итте. Г.Кашапов. Күңеле ак бу агайның, дип аныклады бәясен һәм картка турылап борылды. М.Хуҗин. Төп ударны, әлбәттә, былтыргыга караганда һәр сыердан сөт савып алуның ни өчен кимү сәбәпләрен аныклауга бирде. Х.Хәйруллин Аныклап бетерү Бөтенесен, һәрберсен аныклау; ахыргача аныклау. [Әнвәр:] Әйдә, аныклап бетермик әле. Син – минем өчен тулган ай да, татлы җиләк тә. М.Маликова. Рәхим абзый мәсьәләнең асылын дөрес аңласа да, Галимгә ярдәм итү юлын аныклап бетермәгән иде әле. Г.Әпсәләмов Аныклап бирү Аныкларга ярдәм итү. Аптырап, югалып калган карчыкка мәсьәләнең асылын аныклап бирә: – Бу урында уналты катлы өй салыначак. Т.Галиуллин Аныклап җиткерү Тәмам, тиешенчә ачыклык кертеп аныклау Аныклап китү Сүз уңаенда аныклау. Иң элек җисемнең исемен аныклап китик. Р.Батулла Аныклап кую Кыскача аныклау; алдан аныклау. Билалов аныклап куйды: – Әйе, шушында. С.Шәрипов. Француз язучысы Альбер Камюның эпиграф рәвешендә бирелгән сүзләре дә әсәрнең идея юнәлешен алдан ук аныклап куя шикелле. Г.Морат Аныклап тору 1) Һәрвакыт, системалы аныклау 2) Әле, сөйләү моментында аныклау. Хәрби часть командиры белән мин, яңа алынган приказны ничек үтәү турында киңәшеп, Сталинград районында туктыйсы урынны карта буенча аныклап тора идек. С.Сабиров Аныклап чыгу Башыннан ахырына кадәр аныклау; барысын да берәм-берәм аныклау Аныклый төшү Бераз, берникадәр аныклау. Бу юлы да, шикләнергә урын калмасын дип, аныклый төште. Ф.Сафин. Харрас Шәмгунович, аның хәлен аңлап, сүзне аныклый төшәргә булды: – Уйладык-киңәштек тә бу урынга сезне тәкъдим итәргә булдык, – дип, аңа сынаулы караш ташлады. Р.Вәлиев |