АНЫКЛАНУ ф. 1) төш. юн. к. аныклау

2) Ачыклану. «Без, студентлар, тырышып укыйбыз» дигән җөмләдә «без» сүзе «студентлар» тарафыннан өстәмә рәвештә аныклана. Ф.Сафиуллина

Аныклана бару Эзлекле рәвештә аныклану. Әдәбияттагы талантлар юлы турындагы фикер дә бу хезмәттә сәхифәдән сәхифәгә үсә, аныклана бара. Н.Нәҗми. Тик тулай да әдәбият белеме әлегә социализм тәгълиматының торган саен аныклана барган кимчелекләреннән арынып җитә алганы юк. А.Әхмәдуллин

Аныклана башлау Аз-азлап, акрынлап аныкланырга керешү. Шуннан сызыклары ачыклана төшә, сурәте, конструкциясе аныклана башлый. Ш.Галиев

Аныклана төшү Бераз аныклану

Аныкланып бетү Тулысынча, ахырына кадәр аныклану. Дөрес, әлегә тел белемендә телнең эчке (үз) һәм тышкы ресурслары төгәл генә аныкланып бетмәгән. Р.Мөхиярова

Аныкланып җитү Тулысынча аныкланган хәлгә килү. Восстание темасы либреттода ахыргача аныкланып җитми. М.Җәлил. Соңгы ике мәкаләдә бәхәсле һәм ахыргача аныкланып җитмәгән урыннар булса да, авторларның --- татар әдәбиятын Бөтенсоюз масштабында тикшерергә омтылулары игътибарга лаеклы. Т.Галиуллин

Аныкланып тору Һәрвакыт, әледән-әле аныклану



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә