АНЫКЛАГЫЧ и. грам. 1. Җөмләдә ияртүче кисәктән соң килеп, аңа аныклык керткән, өстәмә төгәллек биргән кисәк (мәс., Мин озаттым аны сугышка, Йөрәгемнең сүнмәс кояшын. М.Җәлил). Димәк, аныкланмышка бәйләнү ягыннан караганда, аныклагыч ике төрле: аныкланмышка ярашкан аныклагыч һәм аныкланмышка ярашмаган аныклагыч була. Татар грамматикасы 2. с. мәгъ. Җөмләдә ияртүче кисәктән соң килеп, аңа аныклык керткән, өстәмә төгәллек биргән. Көчәйткеч, аныклагыч кисәкчәләр, мәгънәви басымның юлына киртә булып, күп очракта аны үзләренә күчерәләр. Г.Нуриев |