АНЫК рәв. 1. Ачык итеп, төгәл генә, аңлаешлы итеп; аермачык итеп, дөрес итеп. Ләкин барыбер Рухиясен кайда һәм ничек каршылау мәсьәләсен анык кына хәл итә алмаган иде әле. В.Нуруллин. [Мәҗит:] Анысын анык кына беребез дә белмибез. Д.Салихов. Кояшы үтә җете бүген, күләгә бик анык төшә. М.Хуҗин

2. с. мәгъ. Аңлаешлы, төгәл булган, дөрес булган. Кыскасы, кече яшьтән үк анык максатым булды. Р.Вәлиев. Бу процесста электән килгән Шәрык традицияләренең анык урынын билгеләү әдәбият белеменең чираттагы бурычларыннан берсе булып тора. А.Әхмәдуллин



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә