АНЫ а. 1. «Ул» зат алмашлыгының төшем килеш формасы: ул кешене, ул әйберне. Озак еллар буена аны, сугышта катнашкан, дип искә дә алмадылар. Б.Камалов. Бернинди ачу, бунтарьлык калмый, ә бары кызгану кала. Аны һәм үземне кызгану. М.Галиев. Бу егетне таныйсызмы? Ул яшь чагында сезнең авылда көтү көтте. Сез аны кыерсытмадыгызмы? М.Мәһдиев

2. кис. мәгъ. сөйл. 1) Хикәя фигыль белдергән эш-хәрәкәтнең тиешенчә башкарылып җитмәвенә ишарә итеп, шулай эшләргә яки шулай эшләмәскә кирәк иде, мәгънәсендә килә. – Сиздерергә кирәк аны, – диде Разия. А.Алиш. Шул кирәк сиңа, чапмыйлар аны. А.Галиева

2) Хикәя фигыльнең беренче зат күплек формасыннан соң килеп, нинди дә булса эш-хәлнең сөйләүче тарафыннан һич икеләнүсез һәм каршылыксыз башкарылуына ишарә итә. Менә бу каенның суы шундый тәмле! Хәзер агызып алабыз аны... Таңчулпан. Кирәк икән, эшлибез аны

3) «Иде» ярдәмче фигыленнән соң килеп, нәрсәгә дә булса карата шик-шөбһәле уйларның раслануына ишарә итә. Ана мәче асрамагыз, дип әйткәннәр иде аны. Ә.Сафиуллин. – Кире борылып кайтырга туры килгәч, юлым уңмас инде, дип уйлап куйган идем аны, – диде [каенанасы]. А.Фәләх

Аны әйткән дә юк Контекстта аңлашылган нәрсә (кем) турында әйтеп торасы да юк, анысы болай да билгеле; нинди булса, шундый; ничек булса, шулай



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә