АНЧАР и. малая биол. Тутчалар семьялыгыннан, агулы сөтсыман сыекчасы булган тропик агач. Юлымда – анчар куагы, Агуы тора тамып. Күзенә туры карадым – Кемлеген алдым танып. С.Мулла Гали. Җирле халык, ауга чыкканда, ук очларын анчар сыекчасына манганнар |