АНЧАК терк. төрк. иск. 1) Фәкать, тик, бары. Бирмә сер һичкемгә: сөйләшсәң сөйләш өстән генә; Көл – караңгы йөз бирү анчак килешмәстән генә. Г.Тукай. Сөю шигыре – агач аттыр «Вакыт»ча, Зарар юк, ул сөйләр анчак вакытча. Г.Тукай. Ләкин бу кеби хушлашулар анчак саф мәхәббәт әһелләрендә генә ула белер. Р.Фәхретдинов 2) Әмма, ләкин |