АНТРАКТ и. фр. театр 1) Спектакль актлары (күренешләре) яки концерт бүлекләре арасындагы тәнәфес. Антракт вакытында сөйләргә дип ничә мәртәбә авызымны ачсам да, кайтканда иркенләп аңлатырмын, дип, ниятемне озату вакытына калдыра килдем. М.Юныс 2) Спектакль күренешләре, циркта чыгышлар арасында уйнала торган кечкенә музыкаль әсәр. Музыкаль антрактта томан һәм дулкыннар белән капланган диңгез өстен күрсәтергә һәм музыкада өермә (шторм) башлануын чагылдырырга була. М.Җәлил |