АНТО’НОВКА и. рус 1) Алмагачның яшел сары төстәге әчкелтем тәмле җимеш бирә торган кышкы сорты. Антоновка утыртканнан соң 7 – 8 елдан алма бирә. А.Девятков, А.Макаревич 2) Шул агачның көз көне өлгерә торган хуш исле, яшел сары төстәге, әчкелтем тәмле алмасы. Арырак тартмаларда – пычкы чүбе белән аралаштырып тутырылган антоновка алмалары. Ф.Садриев |