АНТОЛО’ГИЯ и. гр. Билгеле бер гасыр язучыларының яки бер әдәби юнәлештә иҗат ителгән сайланма әсәрләр җыелмасы. «Татар балалар поэзиясе антологиясе»н, мәсәлән, Габделмәннан Рахманколый иҗаты турындагы язма ачып җибәрә. Казан утлары. «Наёмщик», «Зәңгәр шәл» спектакльләрендәге җырлар, опералардан арияләр, шулай ук халык җырларының аның башкаруындагы язмалары, бик хаклы рәвештә, татар музыкаль культурасы антологиясенә кертелде. Казан утлары



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә