АНТИ’ХРИСТ и. гр. 1) Христиан динендә: Гайсә пәйгамбәрнең тәгълиматын кире кагучы. Өстәл башындагы Игнат карт: «Федька, ты что, антихрист, чукынмыйсың? Чукынмыйча, кашыкка тотынмаска!» – дип җикерде. Т.Мөбарәков 2) сөйл. Үз-үзен тотышы, өс-кыяфәте, кылган гамәлләре нәфрәт уята торган кешегә карата кулланылган тиргәү сүзе. Күз алдыңа китер инде, йә: кичтән ачы бал чөмереп килгән бер антихрист --- җырлап җибәрсә? З.Фәтхетдинов |