А’НТ ИТҮ ф. 1) Рәсми вәгъдә бирү. Солдатлар командирлары, тантанага җыелган халык һәм ата-аналары алдында ант итте 2) Сүз бирү, ышандыру; вәгъдәләшү, килешү. Баштарак ул, андый затлы нәрсәләр складта юк, дип ант итте. М.Юныс. [Ирек:] Яңадан йөз ел буе ачуланышмаска ант итәбезме, Зәнфирә? Ф.Садриев. [Шәмсетдин:] Коръән белән, атам-анам белән, барлык изгеләр белән ант итәм – ялган түгел! Н.Фәттах |