АНТИТЕ’ЗА и. гр. әд. Капма-каршы яки кискен аерылып торган образларны һәм төшенчәләрне чагыштырып карауга нигезләнгән әдәби стилистик алым. Гыйлемнең өстенлеген күрсәтү өчен, автор антитеза алымын куллана. Ә.Шәрипов. Антоним сүзләр кулланып сурәт ясау әдәбият белемендә «антитеза» дип атала. Ф.Сафиуллина. Икенче бер урында шагыйрь яз-кыш антитезасы аша яшьлек-картлык төшенчәләрен ачып сала. Х.Миңнегулов



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә