АНТИПОД и. гр. 1. 1) геогр. Җир шары диагоналенең капма-каршы ягында яшәүче кешеләр 2) күч. Үзенең холык-фигыле, зәвыгы һәм карашлары белән кемгә яки нәрсәгә дә булса капма-каршы булган кеше яки күренеш. Хәтта алар бу жанрга хас, кайчандыр мәҗбүри саналган физик контрастлыкны файдаланудан да, тышкы антиподны үзмаксат итеп алудан да баш тарталар. Казан утлары 3) күч. Берәр нәрсәнең капма-каршы ягы. Әйтелгәнчә, ямьсезлек ул – гүзәллекнең антиподы. К.Гыйззәтов 2. с. мәгъ. Берәр нәрсәнең капма-каршысы булган. Шунысы кызык: бериш мәкальләрдә хәтта бер объект үзе генә дә тиңдәш яки антипод компонентларга бүленә, һәм мондый пар, гадәттә, субъектның сыйфатлары исәбенә хасил була. М.Бакиров |