АНТИЛО’ПА и. фр. зоол. Куышмөгезлеләр семьялыгыннан, пар тояклы, күшәүче, көтү-көтү булып яши торган кыргый хайван. Кайчандыр граф урманы булган иксез-чиксез паркның тын сукмакларыннан, әледән-әле, кыр кәҗәләре, алмачуар, затлы боланнар, антилопалар йөгереп узалар. А.Хәсәнов |