АНТИКВАР и. лат. 1. 1) Борынгы сәнгать әсәрләре, иске, кыйммәтле әйберләр һәвәскәре, шуларны җыючы. Яки берәр үҗәт антиквар – иске нәрсәләр җыючы кеше – озакламый Ленин һәйкәлләрен, мавзолейны барыбер ватачаклар, җимерәчәкләр дип, мумияне урлаган. Р.Батулла

2) Шундый әйберләр белән сату итүче

2. с. мәгъ. 1) Борынгы һәм кыйммәтле. Ниһаять, режиссёрның һәм татар театрының казанышы сыйфатында, гаҗәеп матур антиквар өстәл пыяласына сөяп куелган «Алтын битлек» карап тора. М.Сәлимҗанов

2) Шул әйберләрне сата торган. Инде ничә тапкыр шул сәгатьне антиквар кибетенә илтергә җыенды. Р.Вәлиев. Гыйнвар аенда Фешин Мәскәү елгасы аръягындагы бер кечкенә антиквар кибетенә кереп чыккан иде. Р.Мирхәйдәров



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә