АНТАГОНИЗМ и. гр. 1) Капма-каршы көчләр арасында килешә алмаслык каршылык. Әмма хезмәт ияләре белән феодаллар, аларның да иң дәве булган патша арасындагы мөнәсәбәт һәм мөгамәләләр сыйнфый антагонизм, дошманлык, нәфрәт белән сугарылган. Х.Госман. Марксизм-ленинизмны нигезләүчеләр К. Маркс, Ф. Энгельс һәм В. И. Ленин «антагонизм» дигән сүзне сыйнфый җәмгыять каршылыкларының характерын ачыграк күрсәтү өчен кулланалар. М.Абдрахманов // Карашларын үзара килештереп булмаслык дошманлык

2) биол. Яшәеш өчен көрәш



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә