АНТ и. 1) Ватанга яки кемгәдер тугрылыклы калу, законнарны бозмыйча үтәү турында биргән вәгъдә; бәйгать. Күзлек кигән бер лейтенант кызыл тышлы китаптан хәрби ант текстын укый башлады. Х.Камалов. Ант кабул итү көненә Ленинградтан адмирал киләсе, дип сөйләнәләр иде. Р.Кәрами. Сүз уңаеннан әйтим, армиядә һәм флотта антның көче изге дип исәпләнә. Ф.Углов 2) Кемгә дә булса берәр нәрсә ышандырып, иң газиз, кадерле кеше (мәс., ана, ата, бала), бик тә кирәкле, әһәмиятле әйбер (мәс., тел, теш, икмәк һ.б.) яки мәҗүси табыну объектлары (мәс., кояш, якты дөнья) исеме белән биргән вәгъдә сүзе. Бу юлы алып барам үзегезне. Ант әгәр, исемем Нәби булмасын! А.Гыйләҗев. --- өеңә башка аяк та басмаячакмын. Ант итеп әйтәм, ипи тотып ант итәм! Х.Ибраһим. Болар барысы да – күңелемдәге изге уй-теләкләрне сүндерә барганым өчен, яшьлек антларыбызга хыянәт иткәнем өчен җәзадыр, дип уйлый-уйлый, газапларда яна-көя идем. Р.Хисмәтуллин. Инде антын җиренә җиткереп башкармаса, нәзере тотар. М.Хәбибуллин ◊ Ант бозу Сүздә тормау, хыянәт итү. Ант итеп, антын бозган – җаны корсын. С.Поварисов. Ант бозучыдан --- бөтен табигать дөньясы --- йөз чөерә дип ышанганнар. Н.Исәнбәт. Ант китерү к. ант бирү. Габдулланың, әманәт илтергә, каганга ант китерергә дип, пайтәхеткә кат-кат барганы бар. В.Имамов. [Күчем:] Башкорт мәмләкәтенең җитмеш биш старшинасы сиңа тугры хезмәт кылырга ант китерә. В.Имамов. Парта арасыннан партиясез Толлар ант китерә дөньяга: – Хәрабәдә яткан Ватан, сине Тагын да гүзәл итеп корырбыз. Б.Хәлимов. Ант ору Вәгъдә бирү. Антны таптау к. ант бозу. Руанет – государь император галиҗәнапләренә биргән антын таптаган --- полковник. Ә.Гаффар. Ант тоту Вәгъдәсезлектән зыян күрү. Ант чүмерү сөйл. к. ант эчү. Мөхәммәтҗан, сабырлыгын югалтып: – Сөйлә инде, Шәкүр агай? Билләһи, беркемгә дә әйтмәм! – дип үтенүендә һәм ант чүмерүендә булды. Ф.Яхин. Ант (суы, касәсе) эчү Вәгъдә бирү; катгый ышандырып әйтү. Сәфәрдән кайткач, куйган малын саррафтан кайтарып сорады, сарраф инкяр кыйлды, миңа тапшырганың юк, дип ант эчте. К.Насыйри. [Гали:] Уразбәк! Кыпчаклар! Болгарлар! Моннан соң кыпчаклар белән болгарлар үзара дус-тату булырбыз, дип, теләсә нинди дошманга каршы бергәләп сугышырбыз, дип ант эчик! Н.Фәттах. Сөембикә елый, бәрелмим, киемнәремне пычратмыйм, дип, ант сулары эчә. Ф.Садриев. Лениза белән аралар чиста, вәгъдәләр бирелмәгән, ант касәләре эчелмәгән әле. М.Маликова |