АНСЫЗ а. 1. «Ул» зат алмашлыгының юклык формасы; аннан (аңардан) башка, ул булмаса да, ул булмаганда. Әгәр Бикә түти булмаса, Яңа Салага нидер җитенкерәмәс, ансыз күңелсезрәк булып калыр иде. Г.Бәширов. Бу үзсүзле җанкисәкне мин башымны җуеп яратам. Ансыз бер минут та яши алмам төсле. А.Хәсәнов

2. мод. сүз мәгъ. Сөйләмдә хәбәр ителгән фактның реальлегенә ышану, аны тагын да көчәйтү төсмере белдереп килә; тәгаен, дөресен әйткәндә. Күлмәгенең, килешеп, ансыз да ак, ансыз да алсуланып янып торган йөзен ачып җибәрүен генә күр әле син. М.Хәсәнов. Ансыз да моңлы тавышын җитмәсә әле тибрәндереп сузуы белән дә әллә нишләтеп җибәрә. К.Миңлебаев



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә