АНСАТ с. 1. Зур көч таләп итмәгән, авырлык тудырмый торган, кыен булмаган. Кара көчнең илһамы, үзенең кырык еллык тәҗрибәсе белән, ул татар кызын җанлы курчак ясарга иң кыска һәм иң ансат юлны тапты. Ф.Әмирхан

2. рәв. мәгъ. Җиңел, җайлы, уңай (юл белән); тиз. Кешенең тормышын бозу да, аны дөньядан туяр хәлгә китереп җиткерү дә бик ансат икән. В.Нуруллин. Ә хәзерге шартларда аны үтәү ансат түгел. А.Шамов. Андагы хәлләр белән Муса резервта чакта ук таныш иде, шуңа күрә бу «ут капчыгы»на барып керү аңа бер дә ансат булмады. Ш.Маннур

Ансатка килү Җайлы, уңай булу; мәшәкатьсез, борчусыз булу. Минемчә, Майпәрвәз дөрес әйтә: үз өең булса – яхшы инде ул, тормыш ансаткарак килә. Л.Гыйззәтуллина



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә