АНСАМБЛЬ и. фр. 1) Музыка, драма һ.б.ш. әсәрләрне берничә артист башкарганда барлыкка килгән үзара ярашканлык, аһәңлелек, төзеклек. Фаил Ибраһимов сәләтенең тагын бер гүзәл ягы бар: ул спектакльдә ярашканлык (ансамбль) хасил итә ала. Р.Батулла

2) Составында ике яки берничә артист булган иҗади төркем. Бервакыт Роман аңа бергәләп шөгыльләнсәләр, үзенең бәхетле булачагын, бик шәп пианист белән скрипкачы ансамбле төзи алачагын әйткән. Ф.Углов. Вагоннарның берсеннән «Червоны гитары» ансамбле җырлары яңгырый. А.Сафин

3) Бербөтеннең кисәкләре, төзек, килешле булып, үзара бәйләнешкә кергәннән соң, гармония хасил итү күренеше. Биналар, корылмалар, бер-берсе белән ярашып, тирә-юнь белән гармония хасил иткәндә, ансамбль төзегәндә бик матур күренәләр. Ф.Хатипов. Алар барысы бергә [гарәп нәкыше, каллиграфия ысулы] искиткеч нәфасәти ансамбль тәшкил итәләр. К.Гыйззәтов

4) Берничә кеше бергә башкару өчен язылган музыкаль әсәр



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә