АНОНИМ и. гр. 1. 1) Кемгә яки кая да булса, үз исемен әйтмичә, хат (әләк һ.б.) язучы, билгесез автор. Шакшы яла яга аноним, тик Үз исемен килми әйтәсе. Ә.Фәйзи // Әсәренә исемен яки псевдонимын куймыйча бастырган автор 2) Авторы күрсәтелмәгән хат (әләк һ.б.). Икенче хат – аноним. Ф.Сафин // Авторы билгесез әсәр 2. с. мәгъ. Авторы күрсәтелмәгән, авторы билгесез. Димәк, әлеге аноним хатны язган кешенең эше инде бу. В.Нуруллин. Алар арасыннан кайчандыр, кемнәрдер өстеннән язган имзасыз, ягъни аноним шикаятьләре дә килеп чыкты. Н.Хәсәнов. Утызынчы елларның икенче яртысында Вахиди тирәсендә электән килә торган вак-төяк ыгы-зыгылар, урынсыз гаепләүләр, бигрәк тә аноним эзәрлекләүләрнең куерып китүен, ахыр чиктә башына җитүен менә шулай аңларга кирәк. М.Госманов 3. рәв. мәгъ. Авторы, исеме күрсәтелмичә. Гали тамгалы тәңкәләр аноним чыгарылган һәм аларда акчаны суктыручы хөкемдарның исеме дә, сугылган елы да куелмаган. Ә.Мөхәммәдиев |