АННА’РЫ рәв. 1. Аның артыннан, берәр эш-хәлдән соң, шуннан соң. Аннары, сабырлыгын җыеп, чана табаннарыннан ике якка сибелеп калган сусыл карга карап бара башлады. А.Вергазов. Аннары син дөньяга килдең. Р.Низамиев 2. мод. сүз мәгъ. к. аннан 3. Аннары үзегез беләсез: Мәскәү халкы, гомумән, бушлай сыйланырга бик тә ярата бит ул! М.Вәли-Барҗылы 3. кис. мәгъ. сөйл. Җөмлә ахырында килеп, мәгънәгә көчәйтү төсмере өсти. Кызып китеп әйтеп ташларсың берәр сүз, нигә әйткәнеңә үкенеп туймассың аннары. Т.Миңнуллин ◊ Аннары бит к. аннары (2 мәгъ.). Бер котыласың, ике котыласың – әмма аннары бит тотыласың! Р.Мостафин |