АННА’Н-МОННАН рәв. 1) Төрле урыннан, төрле җирдән. Солдат, иярне рәтләп, аннан-моннан тарткалады. Н.Дәүли 2) Ашык-пошык, җиренә җиткермичә, теләр-теләмәс; өстән-өстән генә. Андагы врачмы, фельдшермы кисәге аның күкрәк һәм аркасын аннан-моннан гына тыңлаган булды да бер сүз әйтмәде. Ш.Маннур. Суфия ялгыз калырга теләмәде, пальто төймәләрен аннан-моннан эләктереп, Бикләмишев артыннан иярде. К.Нәҗми 3) Аяк өсте, ашыгып, кабаланып; нәрсә бар шуны. Батый хан --- аннан-моннан капкалады да урынына ятты. М.Хәбибуллин. Эштән кайтып, аннан-моннан гына капкалап алу өчен генә дә сәгатьтән артык вакыт кирәк. М.Юныс. Өйләренә кереп, аннан-моннан капкаладык та, иске-москы туннар кыстырып, каралты башына мендек. Ш.Маннур 4) күч. Көч-хәл белән, ничек кирәк алай. Аннан-моннан җыештырып түләдек 5) күч. Берәр начар ният белән, әллә нинди шикле сәбәп белән. Аннан-моннан әйтүем түгел |