АНИМИЗМ и. лат. Табигать көчләрен һәм күренешләрен җанландыру; гомумән җансыз әйберләрнең дә җаны барлыгын тану белән бәйле дини-фәлсәфи тәгълимат. Төрле халыклар мифологиясендә өч төрле караш күзәтелә: анимизм (табигать күренешләренең аллалары бар дип санау), тотемизм (илаһилыкны хайваннарда тану) һәм фетишизм (табигатьнең төрле предметларын илаһи көч дип санау һәм аларга табыну). К.Гыйззәтов



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә