АНЕКДОТ и. гр. 1) Тормышның тискәре якларыннан, кешенең үзендәге кимчелекләрдән көлеп, кешедән-кешегә сөйләнеп күчеп йөри торган шаян мәзәк. Колхозга барып җиткәнче җырладылар, уен-көлке, шигырь, анекдот сөйләделәр. Р.Кәрами. Әмма үзе моның бүтәннәргә сизелүеннән бик курка, шуңа күрә Эдик сөйләгән тозсыз анекдотлардан, ошаса-ошамаса да, ихластан көләргә тырыша иде. З.Хөснияр 2) күч. Тормышта булган кеше ышанмаслык вакыйга, гадәттән тыш мәзәк хәл. Нигә килмәде икән? Нәрсә дип акланыр икән? Мөгаен, тагын берәр анекдотка охшаган вакыйга уйлап табар әле. М.Әмир 3) күч. Уйдырма, ялган. – Анекдот бу, – диде Пламадьяло. М.Юныс |