А’НДЫЙ-МОНДЫЙ с. 1) Берәр төрле, нинди дә булса. Андый-мондый яңалык күренми, бар да искечә. М.Хәсәнов. «Ничек тә өйгә кайтып егылырга, юлда андый-мондый булып, адәм көлкесенә генә калмаска иде», – дип, эченнән генә Ходайга ялвара ул. Ф.Сафин

2) Юк-бар, имеш-мимеш; әһәмиятсез. Андый-мондый җайсызрак сүз ишетсә, борылып чыгып китәргә дә ул әзер иде. Хәйдәр

3) Теләсә нинди, юк-бар, игътибарга лаек булмаган, килделе-киттеле. Аның уйламый әйтелгән сүзе кәефемне шактый бозса да, мин аңа үземнең «андый-мондый кеше» түгеллегемне исбат итеп тормадым. А.Шамов. Стена буендагы эскәмиягә чәйнекне юри каты куя. Аңа каршы улы тамагын кыра. Бу андый-мондый гына авазлар түгел, бу – мәгънәле сөйләшү. Р.Зәйдулла

4) Начар, бозык, шикле; юлдан язган. Андый-мондый хәлләреңне ишетсәм, кайтмам да, бел аны! М.Хәбибуллин

5) Көтелмәгән, кинәт булган, уйламаган; капыл килеп чыккан. [Гөлсем:] Зәйтүнә апа, әгәр минем белән андый-мондый хәл килеп чыкса, зинһар, кызымны ташламассың инде. Д.Салихов. Сабадыревның шактый тәвәккәл һәм кызу холыклы булуын белгәнгә күрә, андый-мондый хәл килеп чыкса, дип, сиздермичә генә, пистолет чакмасын тартып куйды Илья. З.Фәтхетдинов



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә