А’НДЫЙ а. 1. Вакыйга, күренеш, предмет яки затка яисә аларның берәр төрле сыйфатына, үзенчәлегенә ишарәли торган күрсәтү алмашлыгы; шундый. Юк, мең кабат юк, аның әтисе андый кеше түгел иде. Р.Кәрами. Аннары бит аның кызлары да андый төшеп калганнардан түгел. Ф.Хөсни. Казанда көндез чыра яндырып эзләсәң дә табып булмый ич андый конфетларны. Хәйдәр. Ә андый йорт әле хәзер дә – Таукашта берәү генә, син генә салдыра алдың андый йортны. М.Хуҗин

2. и. мәгъ. Килеш кушымчаларын алганда, аерылмыш урынында килгән күренеш, предмет яки кеше исемен атамыйча гына, аларның сыйфатына, үзенчәлегенә ишарәли. Синең андыйга осталык җитә. Хәйдәр. Андыйны театр сәхнәсендә күрмәссең. Акча түләп керсәң дә. Л.Ихсанова. Симезрәк «кош» эләккәндә, Махно үзе дә андыйларны чакырып сөйләштерми калмый. З.Фәтхетдинов

3. кис. мәгъ. Тиңдәш кисәкләр янында кабатланып килеп, аларны бәйләү белән бергә, экспрессияне арттыру, мәгънәне көчәйтү өчен кулланыла. [Мостай абзый кебек] Андый да итагатьле, андый да зыялы, тәрбияле кеше, гомумән, шагыйрьләр арасында сирәк була. Р.Миңнуллин



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә