АНДА’-САНДА рәв. 1) Сирәк кенә, берән-сәрән; кайбер урыннарда гына, урыны-урыны белән. Мәдинәнең читендә анда-санда хөрмә бакчалары күренә. А.Расих. Анда-санда эт өргәне колакка чалына. Р.Кәрами. Ул анда-санда утырып калган көнбагыш сабакларын кыймылдаткалады. А.Хәсәнов 2) Кайвакыт, вакыты-вакыты белән, әллә нидә бер. Тын гына, анда-санда тибрәнгәләп, ябалак кар төшеп тора. Х.Хәйруллин. Анда-санда гына, тәрәзә каршындагы куе тополь яфракларын кыштырдатып, йомшак җил исеп куйгалый. Ә.Галиев |