АНДА’-МОНДА рәв. 1) Берсе монда, икенчесе тегендә; сирәк кенә, анда-санда, берән-сәрән, кайбер урыннарда гына. Иртәдән үк шәһәр өстендә анда-монда төтен күтәрелде. Р.Кәрами. Анда-монда ташланган – кечкенә генә өйләрдә беркем дә яшәми диярсең. Н.Дәүли

2) Әле тегендә, әле монда; төрле җирдә (булу). Анда-монда җиңел эш эзләп йөреп гомерен әрәм-шәрәм итмичә, юл карауга багышлаган – намуслы кеше. Л.Хәмидуллин. Малмыжга алар иртүк чыгып киткәннәр иде, анда-монда туктала торгач, төнлә генә килеп җиттеләр. Р.Сибат

3) Кая да булса, берәр яры, берәр төрле урынга. [Хәнифә:] Әгәр анда-монда чыксаң, менә йозак, өйне бикләп чыгарсың. Р.Ишморат

4) Ниндидер нәрсәдә, һичбер нәрсәдә, һичбер кешедә. Әмма Гөлнурның анда-монда эше булмады. М.Хәсәнов



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә