АНДА а. 1. 1) «Ул» алмашлыгының урын-вакыт килеше формасы; алда әйтеп үтелгән яки җөмләдән аңлашылган нәрсәнең (предметның) үзенә, урынына ишарәләп әйтелә торган күрсәтү алмашлыгы; ул урында, шунда. Җем-җем генә тамчылый кар, анда йолдыз җылысы бар. Р.Рахман. Мин гөж иттем: син хезмәт иткән частька барып керсәм, анда син юк, улым. Н.Хәсәнов. Тиздән үзенең Казанга барасын, анда Миңнеруйны очратасын уйлап юана булыр. Р.Хафизова. Анда, чыннан да, ниндидер йортлар, манаралар төшерелгән, шәһәр планына охшаган сызыклар бар иде. З.Фәтхетдинов

2) Нинди дә булса әйбергә (предметка), мәсьәләгә (эшкә) яки кешегә ишарә итеп күрсәтү өчен кулланыла. Авыл халкы баштарак чәйнәде-чәйнәде дә, хәзер ияләнде, ризалашты бугай – исләре китми, аерым торалармы, бергәме – авылның анда эше юк. З.Хөснияр. Ләкин эш анда түгел. К.Кәримов

3) Сөйләүчегә һәм тыңлаучыга таныш эш-хәл, вакыйгага ишарәләп күрсәтү өчен кулланыла; шунда, шул очракта, шул вакытта. Менә сиңа кирәк булса, гомеремдә бер ялганлаган идем, анда да эләктем. Р.Ишморат

2. мөн. сүз функ. Иярченле урын җөмләдә кайда, кая сүзләре белән мөнәсәбәттә булып, иярченле кушма җөмләне баш җөмләгә бәйләү өчен кулланыла. Иртә белән кайнамакта бу базар, Кайда баксаң, анда тулган сәүдәгәр. Г.Тукай

3. кис. мәгъ. Боерык җөмләнең ахырында килеп, боеру төсмерен көчәйтә һәм сөйләмгә тупас тон бирә. – Бар әле, чык әле, әтиең нишли анда? – ди әни. Т.Миңнуллин



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә