АНГЛОСАКС и. ингл. тар. Тарихчылар Эльба һәм Рейн елгалары арасында яшәгән дип фаразлаган англо һәм сакслар, соңыннан ютлар кушылган борынгы алман кабиләләренең уртак атамасы (безнең эраның V гасырында алар икегә бүленеп, бер өлеше көньякка – Германиягә, икенче өлеше көнбатышка күчә һәм инглиз этносына нигез сала). Инглиз теле – элеккеге англосакс теле – флектив тел булган. Ф.Сафиуллина |