АНГАР и. фр. Самолёт, вертолёт, дирижабль һ.б.ш.ны ремонтлау, саклау һәм аларның төзеклеген тикшерү өчен ясалган махсус корылма яки бина. Таңнан торган очучылар, эшләрен тәмамлап, самолётларын ангар янына китереп туктатканнар иде. С.Баттал