АНАХРОНИЗМ и. гр. Бер чор күренешләрен яки вакыйгаларын, ялгышып, башка (икенче бер) чорныкы дип карау, хронологияне бозу. Сатирик жанрлар --- искергән, картайган һәм анахронизм хәленә килгән күренешләр белән эш итәләр. И.Нуруллин. «Юлий Цезарь» трагадеясен язганда, Шекспирның антик чордагы Рим өчен характерлы булмаган детальләр – пушкалар һәм башнядагы сәгатьләр кертеп җибәрүе дә анахронизмга мисал була ала. Әдәбият



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә