АНА’ФЕМА и. гр. 1) дини Ниндидер нәзер әйтеп, Аллаларга атап аерып куелган, изгеләштереп багышланган корбан 2) дини Чиркәү тарафыннан салынган каргыш, ләгънәт; общинадан куылган, читләштерелгән булу 3) күч. Кискен гаепләү, ачулану, тиргәү сүзе; мәлгунь, ләгънәт төшкән нәрсә, каһәр суккыры. Нишләвегез бу, иблис токымнары! Мәлгуньнәр! Анафемнар! И.Гази |