АНАТО’МИЯ и. гр. 1) Тере организмның һәм аерым әгъзаларның төзелеше һәм формасы турындагы фән. Анатомия дәресендә безгә укытучы дөрес туклану турында сөйләгән иде. М.Юныс. Анатомия фәне сөйләм авазларын биологик аспектта өйрәнгәндә кулланыла. Ф.Сафиуллина 2) Организм яки аерым әгъза төзелеше. Розидлар асклассына керүче үсемлекләр тышкы күренеше, чәчәк төзелеше һәм вегетатив органнарының анатомиясе буенча гаять күп төрле. Л.Мәүлүдова 3) күч. Теләсә нинди объектның, әйбернең эчке төзелеше, кисәкләрнең, өлешләрнең үзара мөнәсәбәте. Бозыклык «анатомия»сен шушының кадәр җентекләп тасвирларга кирәк бит! Р.Шәрәфиев |