АНА’ ТЕЛЕ и. Туган тел, үз милләтең теле. Асия апа Таҗиева ана теле һәм әдәбияты укытучысы булмаган булса, мәктәп елларын искә алмаска да булыр иде. Ә.Хәбибуллин. Кылычтан кыелмаган ул, упкынга убылмаган, ялкыннан ялманмаган ул, алтынга алданмаган – менә шундый үлемсез тел бит ул, Ходай кодрәте белән иңдерелгән Газиз Ана теле! М.Галиев |