АНА’РХИЯ и. гр. 1) Җәмгыятьтә дәүләт хакимиятенең, идарә итү оешмаларының, законнар үтәлешенең һ.б.ш.ның артык йомшак булуы; шәхескә чикләнмәгән ирек бирү; хакимиятсезлек. Анархия хәрәкәтенә искиткеч зур зыян киләчәк. З.Фәтхетдинов

2) Тәртипсезлек, хаос; башбаштаклык. [Боцман матросларга:] Анархияне, бардак ясап йөрүегезне тиз бетерермен! М.Юныс. [Яббаров:] – Әйтик, без, бригадирлар, аның сүзен санга сукмасак, ә сез – бригадирныкын, Альберт, бу нәрсә була? [Альберт:] – Анархия. Р.Кәрами



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә