АНАРХИСТ и. рус 1) Анархизм (1 мәгъ.) тарафдары. Анархистлар белән һөҗүмне оештыру өчен, Мәскәүгә махсус эмиссар чыгып китте. З.Фәтхетдинов 2) Башбаштаклык күрсәткән, хөкүмәткә, әхлак кагыйдәләренә буйсынмаган кеше. Аларга әллә нинди күз күрмәгән, колак ишетмәгән «анархист», «бунтовщик» дигән исемнәр тагып бетерделәр. Х.Хәйруллин. Алар: «Без аклар да түгел, кызыллар да түгел, без үзебезгә-үзебез хуҗа! Без – анархистлар!» – дип, авылларны, бистәләрне кырыштырып йөргәннәр. Н.Дәүли |