АНАР и. фар. бот. 1) Анарчалар семьялыгыннан, чәчәкләре кып-кызыл төстә, җимеше түгәрәк формалы, эче карасу кызыл әчкелтем баллы төшләрдән гыйбарәт көньяк агачы яки куагы; гранат. Синең бакчаңда – дүрт анар агачы. Р.Харис

2) Шул агачның җимеше. Инде болар өстенә тагын анар төшләре сибәбез дә эре кәбестә яфраклары белән томалыйбыз. М.Галиев. Иң татлы, иң файдалы ширбәт эчерәм мин сиңа. Анар ширбәте. М.Әмирханов



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә