АНАНАС и. исп. бот. 1) Бромелийчалар семьялыгыннан, калын кыяк яфраклы, эре татлы җимешләре калын кабыклы, озынча түгәрәк формада булган тропик үсемлек 2) Шул үсемлекнең җимеше. Тау-тау итеп өелгән бәрхет кабыклы бананнар, алтын тышлы әфлисуннар, кәрәз кабыклы ананаслар, хуш ис таратып, ымсындырып торалар. М.Юныс. Җырчы аңа бер сумка тутырып ананасын, бананын, әфлисунын илтте. Мирас |