АНА’МНЕЗ и. гр. мед. Авыручының яшәү, тормыш итү шартлары, нинди авырулар белән авыруы һ.б. турында мәгълүмат (гадәттә, авыруның үзеннән яки туганнарыннан алына). [Алтынчәч] Утыз биш яшендә беренче тапкыр буйга узган, йөклелеге егерме тугыз атна, анамнезы начар. М.Маликова |