АНАЛЫК и. 1) Ана булу. Әнә Көмешбикә кебекләр дә, ана булып та, аналык хокукыннан мәхрүм ителгәннәр дә, балаларын туу белән ишек төпләренә ташлап качкан түбән җаннар да бар. Р.Хисмәтуллин. Кеше акылыннан мәхрүм булган ат, тере җан, аксыл рәшәләр аша, кешеләргә хас акыл һәм сизенү, аналык тойгысы белән, туган ягына ашкына иде. А.Хәлим 2) анат. Хатын-кызның һәм бала тудыра торган хайваннарның яралгы үсә торган эчке җенси әгъзасы |