АНА’ЛИЗЛАУ ф. Анализ ясау; анализ бирү, җентекләп тикшерү, өйрәнү. Шуннан Әхмәтов бер-бер артлы сораулар бирә башлый, җавапларын анализлый. Р.Кәрами. Аңа бары тик уйлау, ягъни логик бер эзлеклелектәге мәгълүматларны математик ысуллар белән анализлау мөмкинлеге генә бирелгән. Ф.Латыйфи, Р.Якуш. Югарыда санап үтелгән авторларның тамырдан ялгыш тарихи «концепцияләрен» һәрьяклы, әтрафлы анализлап тормастан, аларның карашларына каршы үз аргументларыбызны бәян итәбез. М.Әхмәтҗанов

Анализлап алу Тиз арада, кыска вакыт эчендә анализлау

Анализлап бару Берсе артыннан икенчесен рәттән, даими рәвештә анализлау. «Албастылар»дагы кебек үк, монда да автор вакыйгаларны һәрдаим анализлап бара. А.Шәмсутова

Анализлап бетерү Тулысынча анализлау. Галимнәр матдә-төшнең үзәгенә үтеп өйрәнә алсалар да, хис һәм фикер төенен таркатып, анализлап бетерү җаен тапканнары юк әле. Р.Аймәтов

Анализлап йөрү Озак вакытлардан бирле анализлау белән мәшгуль булу. Назаны әйт син, Назаны! Менә нәрсәләр уйлап, һәммәсен күңеленә җыеп, анализлап йөри икән бит! А.Гыйләҗев

Анализлап килү Эзлекле рәвештә, системалы бер-бер артлы анализлау. Анда Г. Ибраһимов татар мәгыйшәтенең шагыйрьгә бирерлек яктылыгы һәм мәдәни тәрәккыяте булмавын хәсрәтләнеп анализлап килә дә, «талант трагедиясе»нә сәбәп итеп, Тукай шәхесенә тискәре кагылган хаксыз фикерләрен яудыра. М.Җәләлиева

Анализлап кую Алдан анализлау

Анализлап тору Һәрвакыт, гел, даими анализлау

Анализлап үтү Сүз барышында, сүз уңаенда анализлау. Ул пьесаларның һәрберсенә тукталып, анализлап үтү мөмкин түгел. Н.Юзиев. Гариф Ахунов күзәтүчәнлегенең кайбер үзенчәлекле якларын анализлап үтик. Р.Фәтхрахманов

Анализлап чыгу Һәрберсен, берсен дә калдырмыйча яки башыннан алып ахырына кадәр анализлау. Галим, беренчедән, бөек шагыйрьнең халык иҗатына, аның табигатенә, асылына караган теоретик фикерләрен бер системага салып анализлап чыкты. Х.Мәхмүтов. М.Җәлилгә бәйле пунктка килсәк, TACCP КГБ рәисенең урынбасары Кузнецов махсус бүлектә бу мәсьәләнең тарихын гаять җентекләп анализлап чыга. Р.Мостафин



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә