АНА’ЛИЗ и. гр. 1) Бөтенне өлешләргә (кисәкләргә) таркатып өйрәнүгә нигезләнгән фәнни тикшеренү ысулы; киресе: синтез. Хәлбуки тарихилык категориясе – җентекле анализны сорый торган шактый катлаулы күренеш. Казан утлары 2) Нинди дә булса күренешне, фактик материалларны һәрьяклап өлешләп тикшерү, кисәкләргә бүлеп өйрәнү. Сара апа иҗаты турында бездә, аның дуслары һәм якыннарында, бик күп әйберләр (фотолар, магнит тасмалары һ.б.) бар, алар җыелып, фәнни анализ ясалып халыкка җиткерелсә иде. Р.Исмәгыйлов. Тексттагы сүзтезмәләрне аерып алып языгыз һәм аларга анализ ясагыз. М.Зәкиев. Анализ өчен нигез итеп, функциональ-семантик кыр эчендәге төп грамматик категориянең мәгънәсе алына, һәм бу мәгънәнең башка фигыль формалары белән реальләшүе карала. Татар грамматикасы 3) Нинди дә булса матдәнең составын, үзенчәлекләрен билгеләү, аларны тикшерү; шул тикшерү барышында билгеле булган нәтиҗә. Алтынчәч бүген сүзгә катнашмады, түземсезләнеп, анализ нәтиҗәсен көтте. М.Маликова. Соңыннан мине тешләгән этнең канын алдырып, анализ нәтиҗәсен дә китерттеләр. Ф.Хөсни |